Бүген башка белем бирү йортларындагы шикелле үк, Баландыш төп мәктәбендә дә урта сыйныф укучылары өчен парламент дәресләре үтте. Дәреснең темасы булып “ Татарстан – 2030: республиканың киләчәгендә минем өлешем” тора. Укучыларга презентация аша республикабызның киләчәге , проблемаларны чишү юллары турында эчтәлекле итеп сөйләнелде. Балаларның фикерләре тыңланды һәм нәтиҗәләр ясалды. Дәрес файдалы һәм уңышлы булды.