ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Өлкән яшьтәгеләр «Новые книги спешат познакомиться с вами» исемле күргәзмәдән заманча әдәбият – детективлар, романнар, яшь авторларның проза әсәрләре белән таныша алалар.  Ә балалар «Ура! Новые книги!» исемле күргәзмәдән Б. Житков, М Пришвин, К. Паустовскийның әкиятләрен һәм хикәяләрен сайлап ала алалар.

8 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе буенча авылның иң күп китап укучысы Кәримуллина Мәүлия Мәхмүт кызының мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Баландыш төп мәктәбендә бүген  атналык  кысаларында,  “Без – табигать баласы “ дигән исем астында рәсем күргәзмәсе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары табигатьне саклау , ярату хисләрен пумала һәм карандашлар белән күрсәтә  алдылар. Һәр укучы рәсемнәрне күңел биреп, җиренә җиткереп ясаган .

Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә. Әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны тулы кабул итүгә юнәлдерелгән сенсорика буенча шөгыльләр дөньяны танып белүнең нигезе булып торалар.

Конкурста катнашучы 12 мөгаллимә тәрбия  өлкәсендәге осталыклары белән уртаклаштылар.

Ярышта Олы Мәтәскә урта мәктәбе укытучылар коллективы да катнашты. Шалканова Л .В.  чаңгыда йөгереп 3нче урынны яулады. Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.

8 нче февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Парламент дәресе үткәрелде. Парламент дәресен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газизуллин Р.А уздырды. Дәрестә 9-11 нче сыйныф укучылары «Татарстан-2030: республиканың киләчәге безнең кулларда” темасына видео материаллар карадылар, фикер алыштылар. Укучылар республиканың киләчәгенә үз өлешләрен дә кертергә сүз бирделәр.

Теләче үзәк китапханәсендә «Тарихларда калган эзләрдән» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмә язучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газинең тууына 110 ел тулуга багышлана. Күргәзмәдә язучы турында сөйли торган китаплар, журнал битләрендә басылган язмалар һәм Ибраһим Газинең әсәрләре урын алды. Күргәзмә, китап яратучылар өчен  атна азагына кадәр эшлиячәк.

Күкчә авылы китапханәсенең 2017 нче елның гыйнвар аена чыгарылган гәҗитендә чишмәләр тарихы язылды.


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Дәүләтнең яшәешен аның дәүләти, иҗтимагый үзенчәлекләре системасын җанландыручы дәүләт символларыннан,  җәмгыятьнең тарихи үсешеннән, анда формалашкан гореф - гадәтләр һәм традицияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Татарстанның һәм Россиянең үткән мирасын саклау өчен, аның тарихын өйрәнү зарур. Шул максат белән без күргәзмәдә: дәүләт гербын, флагы һәм гимнын, идарә иткән шәхесләр һәм гербларны аерып торучы билгеләрне, шулай ук башка хакимият символларын тәкъдим иттек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International