Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 26,1 кг. туры килә, Тан ҖЧҖ 1 сыерга 17,1 кг. туры килэ, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 10459 кг. 1 сыерга 16,9 кг. туры килэ,. Район буенча бу курсәткеч 13,9 кг.
Безнең мәктәптән 11 класс җитәкчесеД.Х.Зәйнетдинова катнашты. Әлеге конкурсның җиңүчесе дип Айгөл Хазиева танылды.
2017 елның 9 февраль көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү булеге белгечләре үзләрендә исәптә торган балигъ булмаган балалар белән, «Семицветик» дип исемләнгән программа кысаларына таянып, беренче дәресләрен үткәрделәр.
Әлеге дәреснең максаты: балаларны бер-берсе һәм уен бүлмәсе белән таныштыру иде.
2017 елның 9 февраль көнне “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәрдаим көндәлек эшләрдә ярдәм күрсәтүче мобиль бригада белән Алга һәм Петровск авылларында булып кайттылар. Әлеге бригаданың максаты район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда яшәүче авыр тормышлы, күп балалы гаиләләргә, ялгыз торучы һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм күрсәтү.
Сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив һәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әһәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.
9 февральдә Газизова Г.Ф. җитәкчелегендә беренче классларның “Әлифба белән хушлашу” бәйрәмнәре узды. Бәйрәмнең төп әйдәп баручы йөзләре - беренче сыйныфлар булса, тамашачы булып аларның әти-әниләре һәм башлангыч сыйныф укучылары булдылар. Өч чирек нәтиҗәсез үтмәде. Алар үзләренең укытучылары Гөлназ Фәсхетдиновнадан күп әйберләргә өйрәнделәр. Укучылар үзләре арасында нинди талантлар булуларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шуңа бәйрәм дә матур һәм кызыклы үтте. Бәйрәмнән бар да канәгать калды.
4 нче февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә туган якны өйрәнү һәм эзләнү эшләре буенча “Үз тамырларыңны истә тотып яшәү...” исемле республика конференциясе үтте.Конференциядә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучысы Рахматуллина Э. “Хәрби эш” номинациясендә II урын яулады. Җитәкчесе - мәктәпнең тарих укытучысы Рахматуллина А.Ә. Котлыйбыз!
Чарада балаларга гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләнде, канатлы барс турында легенда укылды.
Урта Мишә авыл китапханәсендә 8 февраль көнне “Вакытлы матбугат- заман көзгесе” – дигән мәгълүмат сәгате үтте. Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану. Көндәлек яңалыклар белән даими танышып барып, заман белән бергә атлыйбыз.