2017 елның 2 нче февраль көнендә Җәнәй авылында яшәуче тыл ветераны Бәширова Әлфинур Наҗип кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Әлфинур апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мишэ авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.
Олы Мәтәскә хоккей тартмасында Үзәк һәм Олы Мәтәскә мәктәпләре очрашты. 3:0 исәбе белән Олы Мәтәскә мәктәбе укучылары җиңде.
Бүген Баландыш төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен күңелле стартлар уены үткәрелде. Балаларны ике төркемгә бүлеп, туп, кыршау , скалкалкалар белән төрле ярышлар оештырылды. Ике команда да бертигез очколар җыеп , дуслык җиңде. Уеннар һәр баланың күңеленә хуш килде.
Язучының тормышы һәм аның иҗаты белән таныштырылды.“Алар көчле рухлы, язмышларга буйсынмас шәхесләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Аның китапларына күзәтү үткәрелде.
Бу конкурста 6 сыйныф укучылары Шайхутдинова Динә - М.Ю.Лермонтовның “Бородино”, Фаттахова Илзирә - А.С. Пушкинның «Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях» , 4 сыйныф укучысы Саттарова Әлфинә - Д.Самойловның «Красная осень» шигыре белән катнашып сертификатка ия булдылар.
Күренекле татар шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 79 ел уңаеннан 9 февраль көнне Максабаш авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә язучының биографиясе һәм китаплары , аның турында эшләнелгән папкалар урнаштырылды.
Чараның максаты- балаларны Татарстанның кызыл китабына кертелгән кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр белән таныштыру иде. Балаларга бу китапның килеп чыгу тарихы һәм җәнлекләрнең юкка чыгу сәбәпләре турында сөйләнелде.Ахырдан,без табигатькә нинди мөнәсәбәттә булсак,ул да безгә шулай җавап бирәчәк,табигатьнең киләчәге безнең кулларда, дигән нәтиҗә ясалды.
Җыелышта Теләче муниципаль районы аппарат җитәкчесе Мубинов И. В., Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашу барышында авыл җирлеге үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады.
Бүген Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырылды. Бу дәресләрдә укучылар янгын чыккан очракларда,төрле табигый бәла-казалар килгәндә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үзләштерделәр. Дидактик уеннар, төрле көтелмәгән ситуацияләрне чишү аркылы практик күнекмәләр дә алдылар. Укучылар истәлекле бүләкләр дә алдылар.