Бүген Баландыш төп мәктәбендә һәр кешенең күңелендә уелып кала торган чара – Әлифба бәйрәме булып үтте. Бәйрәмгә аларны котларга әти-әниләр килгән иде. Укучылар беренче китап турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Аларны котлап, башка сыйныф укучылары да чыгыш ясады. Ахырдан 1 нче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 5,6,9 класс укучылары Теләче районының “Батыр ”спорткомплексына ГТО тапшыру фестиваленә киттеләр. 5 класстан Давлетшин М.,Котдусова А. 3 баскычка, 6 класстан Давлетшина А. 3 баскычка, 9 класстан Яруллин Н. 4 баскычка үтү өчен нормативлар тапшыралар.Укучыларга уңышлар телибез.
Балалар әлеге кошлар турында яңа мәгълүматлар белделәр. Шулай ук төрле конкурсларда катнаштылар. Табышмакларга җаваплар таптылар, күп кенә әйтемнәрне искә төшерделәр.Кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, әдәби викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
Агымдагы елның 8 нче февралендә Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында “Сыйныф җитәкчесе – 2017 ” конкурсының муниципаль этабы узды.11 конкурсант арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп безнең Олы Мишә урта мәктәбе укытучысы Хәҗиева Айгөл Якуб кызы 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
10 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе үткәрелде. Җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. чыгышының башында Татарстанның күренекле урыннары буенча виртуаль экскурсия ясады. Укучыларны Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш Стратегиясе белән таныштырды. Чара барышында укучыларда дөньяны яхшы якка үзгәртү теләге уянды, аларның гражданлык позицияләре ныгыды.
Безнең мәктәптән Гөлфинә Мидхәт кызы Сәхәбиева катнашты һәм 2 урынга лаек дип табылды. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
Бүген без Шәтке балалар бакчасында «Шалкан» экиятен уйнадык. Балалар уенда бик теләп катнаштылар, мөстәкыйль рәвештә рольгә кереп уйнадылар. Бу чара алар өчен бик кызык һәм мавыктыргыч булды.
Семинарда безнең мәктәп укытучысы Газизова Р И. “Горурлык иясе син – вожатый” дигән дәрес күрсәтте, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Мәктәп укучылары үзара турникта тартылу, алга иелү, урыннан ераклыкка сикерү, пневматик винтовкадан ату һәм чаңгыда төрле ераклыкларга йөгерүдә көч сынаштылар.
1-КФХ, 2-КФХ һәм 10 фермер еллык отчетларын бугенге көнгә 40 якын крестьян фермер хуҗалыгы тапшырды. 2016 елда 2015 ел белән чагыштырганда бөртекле һәм кузаклы культуралар игү 167% ка артты, сөт җитештеру 117% , ит җитештеру 100% тәшкил итте.