Балалар әлеге кошлар турында яңа мәгълүматлар белделәр. Шулай ук төрле конкурсларда катнаштылар. Табышмакларга җаваплар таптылар, күп кенә әйтемнәрне искә төшерделәр.Кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, әдәби викторина сорауларына җаваплар бирделәр.