10 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе үткәрелде. Җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. чыгышының башында Татарстанның күренекле урыннары буенча виртуаль экскурсия ясады. Укучыларны Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш Стратегиясе белән таныштырды. Чара барышында укучыларда дөньяны яхшы якка үзгәртү теләге уянды, аларның гражданлык позицияләре ныгыды.