Бүген Баландыш төп мәктәбендә һәр кешенең күңелендә уелып кала торган чара – Әлифба бәйрәме булып үтте. Бәйрәмгә аларны котларга әти-әниләр килгән иде. Укучылар беренче китап турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Аларны котлап, башка сыйныф укучылары да чыгыш ясады. Ахырдан 1 нче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.