ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

9-11 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан үткәрелеп килүче герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча республикакүләм ярышлар булып үтте. Анда 49 командадан 378 көрәшче бил алышты. Анда районыбыз көрәшчеләре дә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.

Ярышта барлыгы 6 команда катнашты. Барлык командалар да бик көчле иде, шуңа карамастан Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылар командасы 1 урынны яулады. 

Теләче муниципаль районында , «Ел укытучысы-2017» конкурсы кысаларында, укытучылар һөнәри осталыкларын сынауны дәвам итәләр. 10 нчы февраль көнне Олы Нырсы мәдәният йортында "Тәрбия өлкәсендә иң яхшы җитәкче" бәйгесе узды. Бу бәйгедә Олы Мишә урта мәктәбе ТЭБДУ Мухаметова Р.Х. катнашты. Үзенең чыгышлары аша ул үз һөнәренең остасы, компетентлы педагог икәнен исбатлады. Жюри тарафыннан Розалия Хатиповнага 1 нче урын бирелде. Без мәктәбебез уңышлары горурланабыз , яңа җиңүләр телибез

Бүген балалар суган утырттылар.Суган утырту барышында, балалар тырышып эшләделәр һәм ничек дөрес утыртырга кирәклеген дә өйрәнделәр.Алар үз эшләреннән бик канәгать калдылар ,һәм суганның тизрәк үсүен түземсезлек белән көтәләр.Хәзер балаларга суган кыяклары үсү процессын күзәтү өчен мөмкинчелек булды.

 

11 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 1нче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм – “Әлифба бәйрәме”  үткәрелде.  Укучылар  үзләренең яраткан дәреслекләре “Әлифба” белән саубуллаштылар. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмне 1 сыйныф җитәкчесе Шогаепова Рания Рафик кызы оештырды. Бәйрәмгә әниләр дә килде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Мәктәп укучылары үзара турникта тартылу, алга иелү, урыннан ераклыкка сикерү, пневматик винтовкадан ату һәм чаңгыда төрле ераклыкларга йөгерүдә көч сынаштылар. Бу ярышта  Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары да катнаштылар  һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирештеләр.  Чаңгы ярышында алган урыннары - Камалиев И.А - 1,2 урын; Мингазов Н.Р. - 2 урын, Зайнетдинова А.М -3 урын.

2017 елның 10 феврале көнне Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында муниципаль районнарның узган елдагы авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклар һәм 2017 елга үсеш планнары буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.

13-18 февраль аралыгында Республика мәктәпләрендә  Химия атналыгы үткәрелә. Бүген Баландыш төп мәктәбендә атналыкны химия укытучысы Шакирова А.З. ачып җибәрде.  7нче сыйныф укучылары Татарстанның танылган  химиклары Зинин, Бутлеров, Бекетов турында мәгълүмат бирделәр. Атналык  дәвамында   төрле чаралар планлаштырылган.

Ярышта оешма-предприятия вәкилләре, мәктәп укучылары һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнаша алды. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International