Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча республикакүләм ярышлар булып үтте.

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

9-11 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан үткәрелеп килүче герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча республикакүләм ярышлар булып үтте. Анда 49 командадан 378 көрәшче бил алышты. Анда районыбыз көрәшчеләре дә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Динар Кәримуллин (Олы Мәтәскә) – өченче, 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Артур Зөлкәрнаев (Теләче) – беренче, 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында ярышкан Раил Нургалиев (Теләче), 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Муса Галләмов (Теләче) – өченче урынны яуладылар.

Казанның Яңа Савин районы командасы өчен көрәшкән райондашларыбыз, Теләче балалар һәм спорт мәктәбе укучылары, 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Сәйдәш Бәдриев (Баландыш) – беренче, 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Азат Нурмөхәммәтов (Олы Мәтәскә) – өченче урынга лаек булдылар.

Командалар беренчелегендә Зәй, Яңа Савин һәм Теләче районы җыелма командалары призлы урыннарны яуладылар. Дүртенче һәм бишенче урыннарга Чаллы шәһәре белән Кукмара районнары көрәшчеләре чыкты.

Ярышларны ачу тантанасында районыбыз җыелма командасы 2016 елда  балалар һәм ир-егетләр арасында үткәрелгән республикакүләм көрәш ярышларында актив катнашканы һәм нәтиҗәле чыгыш ясап, республика шәһәрләре һәм районнары командалары арасында бишенче урынны яулаганы өчен Татарстан Республикасы көрәш Федерациясенең Дипломы белән бүләкләнде.

Районыбызның танылган көрәшчесе Илдар Гыйниятуллин 2016 елда иң яхшы көрәшчеләренең берсе буларак Татарстан Республикасы көрәш Федерациясенең Дипломы белән бүләкләнде.

Шулай ук әлеге тантанада “Теләче” газетасы журналисты Фәнил Нигъмәтҗанов та массакүләм мәгълүмат чараларында милли көрәшне пропагандалаганы өчен Татарстан Республикасы  көрәш Федерациясенең Дипломына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International