11-13 февраль көннәрендә Казанда татар әдәбиятыннан Республикакүләм олимпиада үткәрелде. Олимпиадада Баландыш төп мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Юсупова Резеда да катнашып, призлы урынны яулады. Резеданы олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Р.Х. әзерләде. Аларны чын күңелдән чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз.
Теләче муниципаль районында , «Ел укытучысы-2017» конкурсы кысаларында, укытучылар һөнәри осталыкларын сынауны дәвам итәләр. 10 нчы февраль көнне Олы Нырсы мәдәният йортында "Тәрбия өлкәсендә иң яхшы җитәкче" бәйгесе узды. Бу бәйгедә Олы Мишә урта мәктәбеннән ТЭБДУ Мухаметова Р.Х. катнашты. Үзенең чыгышлары аша ул үз һөнәренең остасы, компетентлы педагог икәнен исбатлады. Жюри тарафыннан Розалия Хатиповнага 1 нче урын бирелде. Без мәктәбебез уңышлары белән горурланабыз , яңа җиңүләр телибез.
Под руководством тренера-преподавателя ДЮСШ «Тюлячи» по армспорту Киямова Айрата Ахматовича в соревнованиях от Тюлячинского района в составе сборной Татарстана участвовали Зайнетдинов Ришат и Имамиев Ильфат.
По итогам соревнований Зайнетдинов Ришат правой и левой рукой занял 3 место. Имамиев Ильфат правой рукой занял 3 место, левой рукой занял 4 место.
Тем самым они завоевали право выступать в Чемпионате Европы, который будет проводиться в мае этого года в Польше.
Также почётной грамотой Федерации армрестлинга России был награждён индивидуальный предприниматель Хадиуллин Хаким Канифович, который постоянно оказывает спонсорскую помощь в участии в соревнованиях различного уровня.
Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында физкультура тәрбиячесе Хисамутдинова Л.Н. җитәкчелегендә көн саен музыкаль залда яки беренче этаж холлында, җәен спорт мәйданчыгында иртәнге зарядка уза. Күңелле музыка астында һәм уен формасында нәниләр төрле күнегүләр ясап, көн дәвамына җитәрлек уңай энергия җыялар. Иртәнге зарядка- балаларның сәламәтлекләрен генә ныгытып калмый, ә үзара дуслык күнекмәләрен дә үз эченә алып бердәмлек, коллективизм да тәрбияли.
Дәреснең төп максаты булып зур көчкә ия булган китапка мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү торды. Балалар яңа китаплар белән таныштылар, китапның иң ышанычлы һәм якын дус икәнлегенә төшенделәр.
Әлеге дәрестә китапханәче балаларда китапка, китапханәгә мәхәббәт тәрбияләп, уку культурасын булдырырга тырышты, китапханә кагыйдәләрен өйрәтте. Соңыннан викторина сорауларына җаваплар табылды.
Ул “Сатып алу” дигән латин сүзеннән килеп чыккан. Ришвәтьчелек, акча үзләштерү кебек күренешләр дәүләтне генә түгел, ә җәмгыятьне дә тарката. Ә ришвәтчелек үз чиратында коррупциягә юл ача. 10 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Яшьләр коррупциягә каршы” исемле буклет эшләнде.
13 февраль көнне Әбде авыл китапханәчесе биология укытучысы Әхмәтҗанова А.И. белән берлектә экология елына багышланган “Экомячик” дип аталган чара уздырылды. Балалар «Слушай не зевай», «Школа юного детектива», «Экологический светофор» дигән конкурсларда катнаштылар, хайваннарга багышланган җырларны сурәтләделәр.
Иске Җөри урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Фәрхуллин Айтуган әлеге олимпиадада призлы урын яулады. ( Аны Фәрхуллина Илһамия Шәйдулла кызы әзерләде.) Алар Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!