Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында физкультура тәрбиячесе Хисамутдинова Л.Н. җитәкчелегендә көн саен музыкаль залда яки беренче этаж холлында, җәен спорт мәйданчыгында иртәнге зарядка уза. Күңелле музыка астында һәм уен формасында нәниләр төрле күнегүләр ясап, көн дәвамына җитәрлек уңай энергия җыялар. Иртәнге зарядка- балаларның сәламәтлекләрен генә ныгытып калмый, ә үзара дуслык күнекмәләрен дә үз эченә алып бердәмлек, коллективизм да тәрбияли.