Теләче муниципаль районында , «Ел укытучысы-2017» конкурсы кысаларында, укытучылар һөнәри осталыкларын сынауны дәвам итәләр. 10 нчы февраль көнне Олы Нырсы мәдәният йортында "Тәрбия өлкәсендә иң яхшы җитәкче" бәйгесе узды. Бу бәйгедә Олы Мишә урта мәктәбеннән ТЭБДУ Мухаметова Р.Х. катнашты. Үзенең чыгышлары аша ул үз һөнәренең остасы, компетентлы педагог икәнен исбатлады. Жюри тарафыннан Розалия Хатиповнага 1 нче урын бирелде. Без мәктәбебез уңышлары белән горурланабыз , яңа җиңүләр телибез.