Зона семинар-киңәшмәсе узды.

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

2017 елның 10 феврале көнне Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында муниципаль районнарның узган елдагы авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклар һәм 2017 елга үсеш планнары буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.

Киңәшмә барышында агросәнәгать комплексының 2016 елдагы эшенә йомгаклар буенча фиекр алыштылар. Марат Әхмәтов әйтеп киткәнчә, ел күрсәткечләре начар түгел. Барлык категориядәге авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерелгән продукция күләме 238 млрд. сум тәшкил итте.

 Министр Татарстан Республикасы Арча, Әтнә, Балтч, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба һәм Теләче муниципаль районнарында файдаланылмаган резервларга җентекләбрәк тукталды.

Чара азагында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International