11 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 1нче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм – “Әлифба бәйрәме” үткәрелде. Укучылар үзләренең яраткан дәреслекләре “Әлифба” белән саубуллаштылар. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмне 1 сыйныф җитәкчесе Шогаепова Рания Рафик кызы оештырды. Бәйрәмгә әниләр дә килде. Бәйрәм бик күңелле үтте.