13-18 февраль аралыгында Республика мәктәпләрендә Химия атналыгы үткәрелә. Бүген Баландыш төп мәктәбендә атналыкны химия укытучысы Шакирова А.З. ачып җибәрде. 7нче сыйныф укучылары Татарстанның танылган химиклары Зинин, Бутлеров, Бекетов турында мәгълүмат бирделәр. Атналык дәвамында төрле чаралар планлаштырылган.