Чараның максаты- балаларны Татарстанның кызыл китабына кертелгән кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр белән таныштыру иде. Балаларга бу китапның килеп чыгу тарихы һәм җәнлекләрнең юкка чыгу сәбәпләре турында сөйләнелде.Ахырдан,без табигатькә нинди мөнәсәбәттә булсак,ул да безгә шулай җавап бирәчәк,табигатьнең киләчәге безнең кулларда, дигән нәтиҗә ясалды.