9 февральдә Газизова Г.Ф. җитәкчелегендә беренче классларның “Әлифба белән хушлашу” бәйрәмнәре узды. Бәйрәмнең төп әйдәп баручы йөзләре - беренче сыйныфлар булса, тамашачы булып аларның әти-әниләре һәм башлангыч сыйныф укучылары булдылар. Өч чирек нәтиҗәсез үтмәде. Алар үзләренең укытучылары Гөлназ Фәсхетдиновнадан күп әйберләргә өйрәнделәр. Укучылар үзләре арасында нинди талантлар булуларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шуңа бәйрәм дә матур һәм кызыклы үтте. Бәйрәмнән бар да канәгать калды.