«Фиксики» мультфильмы татар телендә сөйләшә башлады

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле әти-әниләр!

2016 нчы елда “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү  һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында  татар теленә 60 серияле “Фиксиләр” анимацион сериалы тәрҗемә ителде.

 Бу мультипликацион фильм балалар арасында һәм шулай ук аларның ата-аналары арсында бик зур популярлык казанган. Моннан тыш “Фиксиләр” не татар телендә карау, балаларны туган телләренә өйрәтүнең иң уңайлы формасы булып тора һәм мультфильмда күп терминнар булу баланы танып белергә дә өйрәтә.

Бу мультипликацион фильмны “Интернет” челтәрендә түбәндәге сылтама аша кереп карарга була: http://mon.tatarstan.ru/rus/fiksilar-serial.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International