Безнең балалар рәсемнәр ясарга яраталар.Рәсем ясау баланың психик һәм физик сәламәтлегенә бик зур йогынты ясый, иҗат итү сәләтен, фантазиясен үстерә, уйларга, фикерләргә өйрәтә.Бүген без зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әкият сарае ясадык.Балалар бик теләп әкият образларын рәсемдә сурәтләделәр,тырышып буядылар.Аларның рәсемнәре бик матур килеп чыкты.
“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән әйтемне еш ишетергә туры килә. Ә бит бу сүзләрдә хаклык чыннан да зур. Сәламәтлек безнең иң зур байлыгыбыз. Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөһим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда , бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендәбу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта. Шушы максатны куздә тотып, бүген районыбызнын үзәк хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары безнең балалар бакчасында чираттагы планлаштырылган профилактик тикшерү уткәрде. Әлеге рейд барышында бакчага йөрүчеләрнең гомуми сәламәтлеге тикшерелде.
2017 елнын январь аенда бозау алу буенча беренче урында «Тан» ЖЧЖ тора, ул январь аенда 100 сыердан 13 бозау алуга ирешкэн, икенче урынны «Алан» ЖЧЖ хэм «Игенче» ЖЧЖ лэре булешэлэр, алар 100 сыердан 11 бозау алганнар хэм оченче урында «Агролак» ЖЧЖ, 100 сыердан 10 бозау алган .Район буенча бу курсэткенч : 100 сыерга 8 бозау туры килэ.
Район халкын чаңгы спортына тарту, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау максатыннан 28 гыйнвар көнне Теләчедә оешма һәм предприятиеләр арасында чаңгы ярышлары булып үтте. Ярышта Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучысы Саидов М. III урын яулады. КОТЛЫЙБЫЗ!
2017 елнын январь аенда, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар шуны курсэтэ, могезле эре терлектэн ит житештеру буенча беренче урында «Алан» ЖЧЖ тора, ул 1 баш яшь терлеккэ январь аенда 20 кг ит житештергэн, икенче урында «Тан» ЖЧЖ, анын 1 баш яшь терлеккэ житештергэн ите 18,5 кг, оченче урында «Игенче» ЖЧЖ , 1 баш яшь терлеккэ 18 килограмм ит житештергэн. Район буенча бу курсэткеч 17,2 кг.
Лесной балалар бакчасында тәрбияче балаларга тереклек дөньясына булган ярату хисләрен, үзләре эшләгән гамәлләре аша аңлата. Бүген алар бездә кышларга калган канатлы дусларыбызга җимлекләр әзерләделәр. Җимлеккә өйдән алып килгән төрле ярмалар, көнбагышлар салдылар һәм бакчадагы агачка элеп куйдылар. Эш беткәч, балалар үзләренең эшләренә куанып- шатланып бетә алмадылар. Балаларга тәрбияче сокланып карады: менә алар нинди- акыллы, тәрбияле, ярдәмчел, изге күңелле икән!
Татар теленә «Фиксиләр» дип аталган мультикны бөтен Татарстан балалары карый алачак.
60 сериядән торган мультфильмның һәрбер сериясе 5-6 минут чамасы бара. «А, кто такие Фиксики? Большой-большой секрет!» дип җырлаучылар хәзер «Ә, кемнәр соң ул Фиксиләр? Әйдә әле, сер булсын!» дип моңлана.
Бу – Татарстан республикасы дәүләт программалары кысаларында эшләнелә торган проект. Ул инде беренче ел гына тормышка ашырылмый, шуның дәвамы буларак бара. Нәкъ менә әлеге мультипликацион фильмның сайлап алынуы да юкка түгел. Чөнки «Фиксиләр» популяр, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килә, сабыйларны җәлеп итә. Бу мультфильмны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының сайтында карап була mon.tatarstan.ru. Әлеге мультфильмннар дискасы безнең Теләче 3нче балалар бакчасына да таратылды.
Әлеге турнирда Олы Шыңар, Олы Кибәхуҗа авылы командалары көч сынашты. Әлеге турнирда аның уллары, тормыш иптәше, туганнары катнашты. Авыл халкы, яшьләребез, иганәчеләр көче белән килгән кунакларны чәй, шашлык белән сыйладылар.
Барлыгы 20 команда, 250 көрәшче бил алышкан ярышта безнең районнан спорт мәктәбе тренеры Илдар Гыйниятуллин житәкчелегендә Теләче мәктәбе укучылары:
Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы.
Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели. Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөһим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда , бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә, мәктәптә бу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта.
Шушы максатны куздә тотып, 27 нче гыйнвар көнне районыбызнын үзәк хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары безнең балалар бакчасында чираттагы планлаштырылган профилактик тикшеру уткәрде. Балалар табибы җитәкчелегендә узган әлеге рейд барышында бакчага йөрүчеләрнең гомуми сәламәтлеге тикшерелде.