ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

28 гыйнвар көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Ул - туган як җырчысы" дип исемләнгән Габдулла Тукай иҗатында туган якка багышланган шигырьләр буенча әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмә экология елына һәм туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланды.


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Физические лица уплачивают транспортный и земельный налоги, а также налог на имущество физических лиц на основании присланных им налоговым органом уведомлений (п. 3 ст. 363, п. 4 ст. 397, п. 2 ст. 409 НК РФ).

Уважаемый налогоплательщик!  Вступление в силу Федерального закона от 03.07.2016 № 290-ФЗ «О внесении изменений в Федеральный закон от 22.05.2003 № 54-ФЗ «О применении контрольно-кассовой техники при осуществлении наличных денежных расчетов и  (или) расчетов с использованием платежных карт» (далее – Федеральный закон) предусматривает изменение порядка применения контрольно-кассовой техники (далее - ККТ).

Айдар авыл китапханәсе  ,“2017 –Экология  һәм иҗтимагый киңлекләр елы” уңаеннан, бик күп серләргә ия булган искиткеч  табигать дөньясын яктырткан «Яшел дөнья-безнең изге йорт» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә. Өч өлештән торган әлеге күргәзмә китаплар аша Табигать- Анага мәрхәмәтле булырга, янәшәдәге сихри дөньяга саклык белән карарга, туган җиребезнең кадерен белергә кирәклеге турында өнди.

Патриотик айлык кысаларында Алан  урта  гомумбелем бирү мәктәбенең    5  сыйныф  укучылары   1 февральдә  мәктәпнең туган якны өйрәнү  музеена  экскурсия ясадылар, музей экспонатлары белән таныштылар, сугыштан кайткан өчпочмаклы хатларны игътибар белән укыдылар. Мәктәп музее укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли.  Халкыбызның үткәненә, сугыш һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт уята.

28 гыйнвар көнне, Алан авылы китапханәсендә, Экология елы кысаларында, М.Пришвин иҗатына багышланган  “Табигать җырчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең максаты – китап укучыларны экологик проблемалар белән таныштыру иде.

Югары Кибәхуҗа хоккей тартмасында Югары Кибәхуҗа һәм Теләче мәктәпләре очрашты. 9:3 исәбе белән Теләче мәктәбе укучылары җиңде.

Укучыларның белем дәрәҗәләрен  күтәрү, олимпиадаларга әзерләү өстендә Баландыш төп мәктәбе укытучылары зур эш башкаралар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Раушания Хәким кызының укучылары олимпиадаларга зур әзерлек белән баралар һәм район күләмендә җиңү яулыйлар. Бу көннәрдә ул Республика күләм  олимпиадага татар әдәбиятыннан 8 сыйныф  укучысы Йосыпова Резеданы әзерли . Аларга уңышлар телик.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International