ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашу барышында авыл җирлеге үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Нəрсə соң ул намус, бармы ул, кайда туа, кеше өчен кирəкле сыйфатмы кебек сорауларга җавап табу уңаеннан 31 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Намуслы кешене сатып алып булмый”исемле әхлак дәресе үткәрелде. Намус, аны тотып та, ашап та, күреп тə, иснəп тə карап булмый. Аны бары кешенең йөрəге тоя, сизə. Намус турында татар халкында бик үтемле əйтемнəр бар. Әңгәмә барышында мәкальләр белән дә таныштык. Һəркайсыбыз намуслы һəм бəхетле булып яшик.

Әле берничә ел элек без мондый басмаларны чыгаруны күз алдына да китерми идек.Ә хәзерге вакытта бу эшләр һөнәри осталык, китапханәнең тагын бер мөмкинлеген  үстерү буларак башкарылалар. Монда китапханә үткәргән чаралар турында язмалар, фондка яңа кайткан әдәбиятка күзәтүләр ясау, әдәби әсәрләрдән өзекләр дә бастырыла. Айдар авылы китапханәсендә дә «Китапханә сулышы” гәҗитенең  2017 елгы январь саны дөнья күрде.

2017 елнын январь аенда, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар нигезендэ, 1 сыердан  сот саву буенча беренче урында «Агролак» ЖЧЖ  тора, ул  1 сыердан  январь аена 756 кг сот савып алган, икенче урында «Алан» ЖЧЖ, анын 1 сыердан  сауган соте  526 кг, оченче урында «Тан» ЖЧЖ , 1 сыердан савылган соте  507 килограммны  тэшкил итэ . Район буенча бу курсэткеч  407 кг.

Җыелган материаллар «Симфония красок зимней природы» исемле күргәзмәгә кеуелды. Балалар,  «Пришла зима аукает, мохнатый лес баюкает»,  «Почему я люблю зиму?», «Первый снег», « Пришла Зима» исемле иншалар яздылар.

Күргәзмәгә Олы Нырсы авылында урнашкан чишмәләр, табигать турында китаплар урнаштырылды. Китап укучылар белән экология темасына әңгәмә үткәрелде.

Экологик почмакта табигать турындагы әсәрләрне бик матур һәм мавыктыргыч итеп сүрәтләгән китаплар, энциклопедияләр,журналлар урын алды. Бу белем чыганакларындагы табигатьне өйрәнергә ярдәм итүче, хайваннар һәм үсемлекләр тормышындагы кызыклы мәгълүматлар,мөгаен, беркемне дә битараф калдырмас .

«Орчык өмәсе» – кышкы йола. Күренештәге вакыйгалар үткәннәрне барлый, аннары салмак кына бүгенге көнгә алып кайта. Орчык бөтерелә-бөтерелә әнә шулай тарихны саный. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Инде кабатланган юллар булса да, мәгънәсе тирән бу сүзләрнең. «Ә сәхнәләштерелгән күренеш тамашачыга эстетик тәрбия дә, шул ук вакытта хезмәт тәрбиясе дә бирә дип уйлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International