Теләче №2 балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче 6 яшьлек Мусин А. 2017нче елның 7 гыйнвар көнендә Саба районы “Олимп” яшьләр үзәгендә оештырылган, милли көрәш ярышларында катнашты. Ул күпчелек көндәшләреннән өстен чыгып, “Мактау грамотасы” һәм акчалата бүләккә ия булды. Азат үзенең мактау кәгазъләрен балалар бакчасына да алып килгән иде. Үзе йөргән төркем малайларына ярышлар турында сөйләде, нинди “приемнар” ясаганнарын хәтта күрсәтеп тә үтте. Башка малайлар аны игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Афәрин, Азат!
Балаларда кошларга сакчыл караш ,мәрхәмәтлелек ,кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру,аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү;кошлар турында белемнәрен ныгыту максатыннан Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “ Кошларга булышыйк!” акциясе үткәрелде. Акция кысаларында тәрбиячеләр баллар белән әңгәмәләр,төрле бәйгеләр үткәрделәр.
Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә анын тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныша алалар.
Элеге берлэшмэгэ йоруче балалар шигырьлэр, хикэялэр язалар. рэсем ясыйлар. Балалар очен "Яшь калэм" дип исемлэнгэн газета чыгарыла башлады. Газета битләрендә берләшмә членнарының шигырь, хикәяләре тупланды.
Елдан-ел юлларда машиналар агымы арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала.
Бу юнәлештә безнең Теләче 3 нче балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Аның өчен аерым ПДД бүлмәсе дә булдырылган, тәрбиячеләр балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дәресләрен шунда да үткәрәләр, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла, интерактив такта, өстәл-планшетлар кулланыла . Балалар белән саф һавада булганда, экскурсиягә чыкканда, төрле хәрәкәтле уеннар оештырганда да төп игътибар шуңа бирелә.
Әлеге фестивальгә әзерлек тулы куәте белән барды, әңгәмәләр уздырылды, рус халкының гореф- гадәт, уен –йолалары барланды.
Дәресләрдән соң укучылар хоккей мәйданчыгында тимераякта шуалар, хоккей уйныйлар. Мәктәп янында чаңгы трассасында физкультура дәресләрендә, дәресләрдән соң да чаңгыда шуалар.
12 нче январь - күренекле француз язучысы Шарль Перронын туган көне иде. Ул балаларга "Красная шапочка", "Кот в сапогах", "Золушка", "Мальчик-с-пальчик", "Спящая красавица" һәм башка шундый кызыклы әкиятләр аша таныш. Аның әкиятләрен укымаган яки телевизор экраннарыннан карамаган бала сирәктер.
Без дә башлангыч сыйныф укучылары белән Шарль Перроның туган көне уңаеннан класстан тыш чара үткәрдек. Балаларны язучының биографиясе белән таныштырдык, әкиятләреннән өзекләр карадык. Ахырдан әкият геройларын сурәтләп рәсемнәр ясадык.
Кышлаучы кошларга кышны үткәрү бик кыен. Кошларны ачлык куркыта. Бозлавыкта, кар өсләрен, ботакларны боз әлпәсе каплаганда, хәтта тиктормас чыпчыклар да азык таба алмый. Хәлсезләнгән кошлар һәлак була. Салкын кышта 10 песнәкнең 1се генә исән кала. Шуңа күрә кошларга бу кыен чорда ярдәм кирәк. Кышлаучы кошлар турында мәгълумат туплап, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары “кошлар ашханәсе” булдырдылар. Алар әти- әниләре ярдәме белән җимлекләр ясап мәктәп участогына, үзләренең сыйныф тәрәзәсе каршысына элделәр.Кошларны чиратлашып ашатырга булдылар.