ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәм югары уку йортларында, техникумнарда укучы яшьләр белән очрашу формасында үткәрелде. Катнашучылар уку, тулай торак тормышы турында сөйләделәр, конкурсларда актив булдылар. Менә дигән бәйрәм килеп чыкты. Кичә төрле мавыктыргыч уеннар белән дәвам итте һәм түгәрәк өстәл артында тәмле торт белән чәй эчеп тәмамланды.

Шуны күздә тотып 25 январь көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Табигать дөньясына китап аша» дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.

Балалар белән "Әкият иленә сәяхәт" исемле очрашу оештырды. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен сөйләделәр, төрле сорауларга җаваплар бирделәр.

10 ноябрьдән 19 декабрьгә кадәр Дәүләт бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе “Мәктәптән тыш эшләр Республика үзәге” тарафыннан “Әкиятләр иле 3 д да” дип исемләнгән республика конкурсы үткәрелде. “Композиция” номинациясендә Теләче районы Балалар иҗат үзәгеннән Нигматзянов Данис, Ибатуллина Ризәлә, Шәмсетдинов Данис, өстәмә белем бирү педагогы Фасхетдинов Алмаз Хабир улы җитәкчелегендә, 2 урынга лаек булдылар.

Ул башта тәрбияче Замалиева Г.Г. зурлар төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Юл йөрү кагыйдәләре» дигән ачык чара карап узды, аннары балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча мультфилимнар карап әңгәмә уткәрелде. Кунагыбыз балаларга бик күп бүләкләр дә әзерләп алып килгән иде.

Сулыш юлы һәм  грипп авыруларыннан ничек сакланырга?  Дәвалануга караганда, аны вакытында кисәтү зарур. Бу максаттан ел дәвамында Теләче 2нче балалар бакчасында профилактик чаралар кертү (чыныгу, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физик шөгыльләр үткәрү, иртәнге гимнастика, бүлмәләрне җилләтү) төп бурыч булып тора. Бу чаралар белән берлектә тәрбиячеләр халык медицинасы буенча суган, сарымсакны да кулланалар. Ата-аналар да бу эштә тәрбиячеләргә актив ярдәм күрсәтәләр: төркемнәрдә чыстартып куяр өчен суган ,сарымсак алып киләләр. Балалар да зур кызыксыну белән суганны һәм сарымсакны чистартырга һәм тәлинкәләргә салып чыгарга булышалар.

Республикабызда киң колач белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем-тәрбия бирүче тәрбиячеләрнең “Ел тәрбиячесе -2017”  һөнәри бәйгеләре бара. Бу бәйгеләрнең әһәмияте шунда: алар тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын үстерәләр, яңалыкка юл күрсәтәләр, нәтиҗәгә ирешү ысуллары, үзенчәлекле эш алымнары белән таныштыралар.

Бүген "Ел тәрбиячесе -2017" республика конкурсының муниципаль этабындагы финал өлеше булып үтте. Бу бәйгедә Үзәк  балалар бакчасынын  тәрбиячесе  Наиля Шайдуллина катнашты һәм уңайлы чыгыш ясады. Конкурстагы биш тәрбияче арасыннан безнең тәрбиячебез Наиля Шайдуллина өченче урынга лаек булды.

Без аны шушы уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа  эшендә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Олы Нырсы урта мәктәбендә “Тату сыйныф серләре” конкурсы дәвам итә.   5-9 сыйныф укучылары  арасында “портфолио” номинациясенең мәктәп туры бара. Укучыларга уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International