ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбндә  озын тәнәфесләрдә атна дәвамында мини-футбол буенча класс  командалар арасында ярышлар барды. Һәркем ярышта актив катнашты. Җиңүчеләр: 1 урын – 10 класс, 2 урын – 11 класс, 3 урын – 6,8 класслар.Бу әле дусларча очрашулар гына. Мәктәп  чемпионаты  февральдә башланачак.

Бу массакүләм чарада, китапханәче Хисамиева Г., китапханәнең 2016 елгы эшчәнлеге турында презентация әзерләде һәм шул турыда чыгыш ясады.

19 - 22 нче гыйнварда Казан шәһәрендә Бөтенроссия предмет олимпиадаларының физик тәрбия буенча региональ  туры үтә. Олы Нырсы урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Гәләветдинов Р, Касыймова А катнашалар.Аларга уңышлар телибез!

Постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 11.04.2003 № 198 учреждены премии Правительства Республики Татарстан за качество, которые присуждаются ежегодно на конкурсной основе организациям за достижение значительных результатов в области качества продукции и услуг, обеспечение их безопасности, а также за внедрение высокоэффективных методов управления.  

2017 елның 19-20 гыйнвары көннәрендә район башлыгы И.Ф.Зарипов кабинетында авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низамутдинов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә хуҗалыклар 2017 ел язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнарын хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, бухгалтерлары һәм экономистлары тапшырды.

Бу чара инглиз язучысы А Милның тууына 135 еллыкка багышланды. Балалар әлеге авторны нәкъ тә менә яраткан геройлары –Винни Пух маҗаралары аша белә дә инде. Уен сораулары автор турында, әкият геройлары хакында тагын да ныграк белергә ярдәм итте, балалар бик теләп җавап бирделәр.

Кул эшләре – мәктәптә дә, өйдә дә аның яраткан шөгыле. Рәсемдә ул үзе ясаган топиарийлары белән.

Балалар пластилин белән эшләүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Алар мультфильм геройларын,уйлап чыгарган персонажларны һәм башка төрле хайваннарны пластик тарелкага әвәләделәр.Китапханәче балаларга пластилин әвәләүнең файдасы турында сөйләде.

Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә берләшмәгә йөрүче ханымнар китапханәгә җыела. Алар биредә бер-берсе белән аралашып, яңа китап-журналлар белән танышалар. Бүген алар өчен Якташыбыз Равилә Шәйдуллинаның  “Ялантауга ай кунган” китабы тәкъдим ителде.

Алар яңа китаплардан, журналлардан  мәгълүмат алалар,  бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша, киңәшләшәләр, фикердәшләр һәм дуслар табалар. Баландыш авыл китапханәсендә "Оста куллар" иҗат берләшмәсе эшли. Аның программасы  өлкәннәр өчен исәпләнгән. Берләшмә хатын-кызлар һәм  аларның яшь үзенчәлекләрен, тәҗрибәсен исәпкә алып оештырыла . "Оста куллар"берләшмәсендә –  авылыбыз хатын –кызларының сәләтләрен, эстетик зәвыкларын үстерү өстендә эшләнә. Теләге булганнар безнең иҗади компаниягә кушыла ала!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International