Чарада балалрга авыл тарихы сөйләнде, «История села Шармаши» дип исемләнгән альбом күрсәтелде.
Билгеле, туган якны, авылыңны, бистәңне ярату хисләре тәрбияләүдән, аның тарихын, танылган шәхесләрен өйрәнүдән башлана. Эдуарда Межелайтис :”Беренче адым атлаган иң беренче күргән дөньяң, җир йөзендә һәрвакыт иң кадерле почмагың булырга тиеш,-“дигән.
Районның танылган шәхесләрен өйрәнү максатыннан Үзәк авыл китапханәсендә “Шушы яктан, шушы туфрактан без “дигән папка тупланды.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Хикмәтле исем иясе” исемле китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар белән “Татарстанның беренче ил башлыгы” исеме астында әңгәмә үткәрелде.
Олы Мишә урта мәктәбендә һәр пәнҗешәмбе спорт чаралары үтә. Бу атнада укучылар чана,чаңгы шудылар. Физкультура дәресләрендә дә программа буенча чаңгы шуулар башланды. Мәктәптә сыйныфларга җитәрлек чаңгылар бар. Укучыларыбыз физкультура дәресләрен саф һавада уздыралар. Чаңгы шуу- сәламәтлек өчен файдалы спорт төре.
Балалар иҗатының “Без бергә” дип исемләнгән Республикакүләм фестиваль-конкурсының мәктәп этабы башланып китте. Бүген, 21 нче гыйнвар көнне, Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары әлеге конкурсның “Әдәби уку” номинациясе кысаларында үзләренең көчләрен сыныйлар.
Барысына да иҗади уңышлар теләп калабыз!
10:0 исәбе белән Теләче мәктәбе укучылары җиңде.
20 гыйнварда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә район мәгариф бүлеге психологы С.Н.Хазипова 9, 11 сыйныф укучылары белән тренинг уздырды. Тренингның максаты –тормыш сынаулары алдында югалып калмау. Күнегүләр барышында укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар, алда торган имтиханнарны исән-имин тапшырырга вәгъдә бирделәр.
Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы 19 гыйнварда Алан авылы җирлегендә уздырылды. Җыелышта узган елда эшләнгән эшләр буенча Алан авылы җирлеге Советы җитәкчесе Хазеев Ә.Г., җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Фәсхетдинов Х.Н., Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Гайбадуллин И.Б., Теләче муниципаль районы җитәкчесе Зарипов И.Ф. хисап тоттылар. Хезмәт алдынгыларына, узган елда лаеклы ялга чыккан кешеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу масса күләм чарада Күкчә авылы китапханәчесе, “Хәзинә” фольклор ансамблендә чыгыш ясады һәм китапханә эшчәнлеге турында презентация әзерләде.
Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда».
Можно сообщить в "Народный контроль" и о проблемах организации безопасных условий труда на рабочих местах, создающих угрозу для жизни и здоровья работников. Это направление курирует Государственная инспекция труда в РТ.
Ссылка на ГИС «Народный контроль»: https://uslugi.tatarstan.ru