Шул уңайдан, Теләче җирлекара китапханәсендә “Татарның бөек улы” дигән күргәзмә эшли башлады.
Китапханәче Мингазова Л.В. балаларга “Куян кызы” исемле китаптан әкиятләр укыды, табышмаклар әйтештеләр, төрле уеннар уйнадылар. Балалар бик канәгать калдылар.
Илдә экология буенча проблемалар бик күп әле. Әйтик, урманнарны, югалып бара торган җәнлек, хайваннарны саклау, тиешле чүп түгү урыннарын булдыру, болар барысы да хәл ителәсе проблемалар.
Шәтке авылы китапханәсендә “2017 ел – экология һәм җәмәгать урыннары елы” дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмә табигать турындагы китапларны, авылның чишмәләре турындагы язмаларны үз эченә алган.
Ул ата- аналар белән эффектлы аралашу һәм алар белән бергәлектә бала тәрбияләү серләре хакында чыгыш ясады. Шулай ук, үз - үзеңә ышануны арттыруга юнәлтелгән күнегүләр күрсәтте.
19 январь көнне Алан авылы мәдәният йортында – Алан авыл җирлегенең 2016 ел нәтиҗәләре буенча авыл гражданнары җыены булып узды.Җыенда безнең бакча мөдире Кашапова Л.Ш. да чыгыш ясады. Ул Алан балалар бакчасында ел буе эшләнгән эшләргә анализ ясады.
Шәтке балалар бакчасында һәр эшнең максат һәм бурычлары төгәл күрсәтелә. Тәрбияче балаларны прогулкага алып чыкканда түбәндәге максат һәм бурычларны куя: балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик һәм акыл үсешен үстерү, организмны чыныктыру күнекмәләрен өйрәнүне дәвам итү. Саф һавада ял итү авыруларга каршы торучанлыкны ныгыта. Балалар прогулкада хәрәкәтле уеннар уйныйлар, чана шуалар, йөгерәләр. Бу вакытта организмда матдәләр алмашы дөрес эшли, аппетит яхшыра. Баланың үз-үзенә ышанычы арта: кыю, җитез, бик актив була, тормышка карашы үзгәрә. Шуңа күрә дә балалар бакчасындамы, өйдәме балалар белән саф һавада ял итү бик мөһим нәрсә.
Укулар өчен таныклыклар Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызына, директор урынбасары Исмәгыйлева Фәнзия Мәгсүм кызына, Гараева Рушания Ринат кызына тапшырылды.
Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашу барышында авыл җирлеге үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
19 гыйнвар көнне Баландыш төп мәктәбендә Теләче районы буенча балалар һәм яшүсмерләр инспекторы Назмиева Р.Р. һәм социаль ярдәм бүлегеннән Гайнетдинова А.Г. укучылар белән очрашу уздырдылар. Назмиева Р.Р. үзенең чыгышында вак хулиганлык һәм авыр җинаять эшләре турында балаларга бик үтемле итеп аңлатты. Гайнетдинова ватанпәрвәрлек темасына чыгыш ясады.
Мәктәпнең укыту-тәрбия эше планы буенча, Олы Мишә урта мәктәбендә математик-табигый фәннәр айлыгы бара. 18 гыйнвар көнне математика укытучысы Муллахмәтова Ә.Р. 7-8 нче сыйныф укучылары белән “Математик калейдоскоп” уены оештырды. Укучылар ярышта актив катнашып, математикадан яхшы белемнәрен күрсәттеләр.