19 гыйнвар көнне Баландыш төп мәктәбендә Теләче районы буенча балалар һәм яшүсмерләр инспекторы Назмиева Р.Р. һәм социаль ярдәм бүлегеннән Гайнетдинова А.Г. укучылар белән очрашу уздырдылар. Назмиева Р.Р. үзенең чыгышында вак хулиганлык һәм авыр җинаять эшләре турында балаларга бик үтемле итеп аңлатты. Гайнетдинова ватанпәрвәрлек темасына чыгыш ясады.