Әлеге күргәзмә ел эйләнәсе яңа материаллар белән тулыландырылып барыла.
Табигать бик күп серләргә ия булган искиткеч дөнья. Без аны сакларга тиеш. Бу күргәзмә кеше алдында ачылмаган серле яңалыкларга бай. Аны карарга рәхим итегез.
Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә киң катлам укучылар өчен, экология елына «Табигать - туган йортыбыз» исеме астында күргәзмә тәкъдим ителде.
Китапханәдә кунакта Үзәк урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары булдылар.Китапханәче Хазипова Ф.А. китапханәгә сәяхәт һәм “Әкиятне бел”дигән әдәби уен- викторина үткәрде. Балалар бик кызыксынып “Тылсымлы сандык”,”Әкият героен бел”дигән конкурсларда катнаштылар.Алар яңа китапханә турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Күргәзмәнең максаты: укучыларны Х. Ямашевнын биографиясен өйрәнү, китаплары белән таныштыру иде. Күргәзмәгә рәхим итегез!
Бу сорау ата-аналарны да, китапханәчеләрне дә бер үк дәрәҗәдә борчый. Иң гади җавап – укуны кызыклы, мавыктыргыч шөгыль итү, иҗатка әверелдерү. Моңа мисал итеп, 18 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе “Гаилә белән китапханәгә” иҗади проекты кысаларында әдәби чара уздырды. Программада: китапханәгә экскурсия. “Гаилә — гомер бишеге” исеме астында күргәзмә куелды.
Китапханә кунаклары белән әлеге бәйрәм, аның традицияләре, йолалары турында әңгәмә уздырылды. 18 нән 19 ына каршы төн элек- электән, серле саналган, кызлар бу төнне төрле багулар оештырганнар. Китап укучылар кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр, китап күргәзмәсеннән төрле кызыклы китаплар белән таныштылар.
Теләче №2 балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче 6 яшьлек Мусин А. 2017нче елның 7 гыйнвар көнендә Саба районы “Олимп” яшьләр үзәгендә оештырылган, милли көрәш ярышларында катнашты. Ул күпчелек көндәшләреннән өстен чыгып, “Мактау грамотасы” һәм акчалата бүләккә ия булды. Азат үзенең мактау кәгазъләрен балалар бакчасына да алып килгән иде. Үзе йөргән төркем малайларына ярышлар турында сөйләде, нинди “приемнар” ясаганнарын хәтта күрсәтеп тә үтте. Башка малайлар аны игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Афәрин, Азат!
Балаларда кошларга сакчыл караш ,мәрхәмәтлелек ,кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру,аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү;кошлар турында белемнәрен ныгыту максатыннан Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “ Кошларга булышыйк!” акциясе үткәрелде. Акция кысаларында тәрбиячеләр баллар белән әңгәмәләр,төрле бәйгеләр үткәрделәр.
Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә анын тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныша алалар.
Элеге берлэшмэгэ йоруче балалар шигырьлэр, хикэялэр язалар. рэсем ясыйлар. Балалар очен "Яшь калэм" дип исемлэнгэн газета чыгарыла башлады. Газета битләрендә берләшмә членнарының шигырь, хикәяләре тупланды.