ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Мирсәй Әмир- Совет чоры татар язучыларының олы буыны вәкиле -күренекле прозаик, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. М.Әмир бик күп әсәрләрнең авторы. Мәсәлән, аның “Саф күңел” романын, “Миңлекамал” драмасын укучылар бик яратып укыйлар. Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды.

Бәйрәм үтеп китте, ата-аналар бәйрәм арты мәшәкатьләре белән йөриләр, ә балаларга-ял!!! Саф һавада рәхәтләнеп уйнаганнан соң, китапханәгә җыелып Кыш бабай бүләкләре, бәйрәм хис-кичерешләре турында фикер алышу, бер-берсенә шигырь һәм җырлар бүләк итү балалар күңеленә бик хуш килде. Соңыннан, өйдә бөтен гаилә белән җыелып укыр өчен иң матур һәм иң күңелле китаплар тәкъдим ителде.

Укучылар катнашында “Яңа ел белән!” дигән конкурс үткәрелде. Балалар чыршы бизәү, Кыш бабай турындагы легендалар белән таныштылар, төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Кар кызына комплементлар әйтүдә -  Мингазов Альмир, “Карлы викторинада” – Вафина Элфинэ, төз атуда Давлетшин Фидаиллэр җиңү яулады. Балалар өйләренә китаплар алып, бик канәгать булып таралыштылар. 

Это замечательный проект, аналогов которому в России нет. Наша русскоязычная воспитательница Терло Э.В. тоже проходит эти курсы.  Она посещает  занятия татарского языка и активно там работает вместе с детьми, таким образом происходит параллельное обучение и воспитателя.

12 гыйнварда мәктәптә “Федераль дәүләт белем бирү стандартларында күрсәтелгәнчә тәрбия принципларын тормышка ашыру” дигән темага педсовет уздырылды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: дәрестән тыш эшчәнлектә тәрбия принципларын тормышка ашыру;  хәзерге мәктәптә патриотик тәрбия. Күтәрелгән проблемалар буенча түгәрәк җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Тәрбияче зурлар төркеме балалары белән бездә кышлаучы кошларны кайгырту максатыннан бакчабыздагы агачка җимлек ясап элделәр.Тәрбияче балаларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырды, аларга кыш көне азык табу кыенлашуын, өйләрендә әти-әниләре белән җимлекләр ясап куярга кирәклеген аңлатты.

Җыелышта бакча мөдире Хәсәншина Ф.Ф., мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү  методисты Саетова А.Н. һәм район Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Шайдуллин А.Р. катнашты. Алар  балалар бакчасында 2017 елда буласы капиталь ремонт эшләренә кагылышлы мәсьәләләрне яктырткан чыгышлар ясадылар һәм ата-аналарның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

 

10 гыйнвар конне, Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге базасында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән Педагогик кадрларның һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрү буенча эшчәнлек” темасы буенча әңгәмә үткәрелде.

Әңгәмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International