Китапханәгә сәяхәт

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мәктәп китапханәсе укучылар өчен зур чыганак булып тора. Нинди сорауга җавап, нинди мәгълүмат кирәк булса да, укучылар һәрдаим Фәнүсә Габделбаровнага мөрәҗәгать итәләр. Ул үзенең акыллы киңәшләре белән укучыларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша. Менә бүген дә 1 нче сыйныф укучылары китапханәгә сәяхәт ясадылар. Китапханәче балаларны  китапларның килеп чыгу тарихы һәм китап уку кагыйдәләре белән таныштырды, китап турында табышмаклар һәм мәкалләр әйтте, аларны саклау буенча киңәшләр бирде. Укучылар китапханәгә сәяхәттән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International