Кошларга ашханә

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кышлаучы кошларга кышны үткәрү бик кыен. Кошларны ачлык куркыта. Бозлавыкта, кар өсләрен, ботакларны боз әлпәсе каплаганда, хәтта тиктормас чыпчыклар да азык таба алмый. Хәлсезләнгән кошлар һәлак була. Салкын кышта 10 песнәкнең 1се генә исән кала. Шуңа күрә кошларга бу кыен чорда ярдәм кирәк. Кышлаучы кошлар турында мәгълумат туплап, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары “кошлар ашханәсе” булдырдылар. Алар әти- әниләре ярдәме белән җимлекләр ясап мәктәп участогына, үзләренең сыйныф тәрәзәсе каршысына  элделәр.Кошларны чиратлашып ашатырга булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International