Юл йөрү кагыйдәләре

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Елдан-ел юлларда машиналар агымы арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала. 

Бу юнәлештә безнең Теләче 3 нче балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Аның өчен аерым ПДД бүлмәсе дә булдырылган, тәрбиячеләр балалар белән  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дәресләрен шунда да үткәрәләр, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла, интерактив такта, өстәл-планшетлар кулланыла .  Балалар белән саф һавада булганда, экскурсиягә чыкканда, төрле хәрәкәтле уеннар оештырганда да төп игътибар шуңа бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International