ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Киңәшмәдә 2016-2017 уку елының икенче яртыеллыгында  планнарны гамәлгә ашыру буенча фикер алышынды, республикада үткәреләчәк рейтинглы конкурсларның муниципаль этабын үткәрү турында сөйләшенде. Укучыларның кышкы ялын оештыру буенча нәтиҗә ясалды. Икенче яртыеллыкта үткәреләчәк конкурсларны үткәрү тәртибе сөйләшенде. Юл транспорт халәкатләрен кисәтү буенча мәктәплэрдәге алып барылган эш, хокук бозуны кисәтү  һәм  укучылар арасында суицид очраклары булдырмауны кисәтү бенча нинди эш алып барылачагы планлаштырылд, кагыйдәләре  ". Сорауларны карадылар белән бәйле профилактика эше куркынычсызлык буенча балалар юл травматизмы һәм хокук бозуларны кисәтү, балигъ булмаганнарның суицидаль тәртибен профилактикалау.2016-2017 нче уку елына  дигән темага киңәшмә үткәрелде.

Әлеге чарада: Галиуллина Иркя, Гөлназ Миңнуллина -Теләче урта мәктәбе, Җиһаншина Руфия Иске җөри урта мәктәбе укучылары катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре чыгарыла.

Турнирда район мәктәпләреннән җыелма командалар катнаштыґ. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын: Теләче урта мәктәбе

2 урын: Узәк урта мәктәбе

3 урын: Сауш төп мәктәбе

    4-5 гыйнвар көннәрендә Арча шәһәрендә 2001-2002 елгы кызлыр һәм малайлар арасында  “Мини-футбол-мәктәпләргә” проекты кысаларында мини-футбол буенча Рәсәйкүләм узучы ярышның зона этабы булып узды. Ярышта Теләче районыннан да кызлар һәм малайлар җыелма командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, Теләче кызлары Балтач командасына гына җиңелеп, 2 нче урынны яулады, малайлар исә 4 нче урын алды. Кызларга Кубок һәм грамоталар тапшырылды.


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Имгәнмичә йөрү, сәламәтлекне саклау үз кулыбызда. Кагыйдәләрне үтәмәгән, белмәгәннәр куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Максабаш балалар бакчасында юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә.

Олы Мишә урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы айлыгы үтте. Айлык барышында укучылар янгын куркынычсызлык кагыйдәләре, уттан саклану чаралары, ут белән шаяруның аянычлы хәлләре турында белделәр. Айлык  уңаеннан янгынга каршы рәсем конкурсы уздырылды. Конкурста 5-7 нче сыйныф укучылары актив катнаштылар. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр район турына җибәрелә. Мондый чаралар  укучыларга янгынга каршы профилактика булып торалар.

Теләченең 3нче балалар бакчасы  “Изучаем русский язык» С.Гаффарованың  программасына нигезләнеп эш итә. Балаларның сүз байлыгын арттыру өчен предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу,рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог; сюжетлы-рольле уеннар;әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү, театральләштерү, сәхнәләштерү , хәрәкәтле уеннар  кулланыла.Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер –берсенә сораулар бирәләр. Бик уңай ягы, балалар үзләренең эшчәнлектә эшләгән дәфтәрләрен өйгә алып кайтып әти-әниләре белән кабатлый алалар.Алдагы әйтеп үтелгән эш төрләре ике дәүләт телен үзләштерүдә зур этәргеч булып тора.

Моны 11 гыйнвар көнне район мәдәният йортында райондашыбыз, Иске Җөри авыл мәдәният йорты директоры, Теләче Халык театры артисты Равил Насыйбуллинга ярдәм итү йөзеннән үткәрелгән Хәйрия концерты барышында күрдек.

Шунысы сөенечле, Равилнең дуслары чакыруына теләчелеләр дә, танылган артистлар да битараф калмады, зал тутырып концертка килделәр, артистларны алкышларга күмделәр. Чарада бик күп артистлар катнашты. Алар:  җырчылар - Гүзәлия (Мәскәү), якташыбыз Артур Хафизов, Гөлгенә бер генә, Наил Табанаков, Раил Рамазанов, Зинира һәм Риззат Рамазановлар, Диләрә Шәйхиева, Рамил Хәйретдинов, Зәринә Хәсәншина, Альбина Хәйруллина Илназ Хәнәфиев, Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова, биюче Алла Ясайнис һәм пародия остасы Илдар Ямалиевлар. Концертның идея авторы һәм оештыручысы автор-башкаручы Илназ Хәнәфиев. Концертны аһәңле итеп сүз осталары Гөлүсә Ахунова белән Алмаз Мирзаянов алып барды. Өч сәгатькә сузылган концерттан соң тамашачылар артистларны  аягүрә басып алкышлады, концертның сәбәпчесе булган Равил Насыйбуллинга  исәнлек-саулык, хәерле гомерләр теләде.

Туган авылыбызны якыннан белү максатыннан бүген  Үзәк балалар бакчасынын тәрбиячесе Валентина Степанова. һәм кече тәрбияче Аниса Миннебаева зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркеме балалары белән Үзәк мәдәният йортына  экскурсияга бардылар. Яңа мәдәният йортында аларны директор Ильнур Валиуллин каршы алды. Балаларга   концерт залын, матур сәхнәне   күрсәтте. Баларга экскурсия бик ошады. 

Бүген безнең Баландыш балалар бакчабызда  саф һавада “Кышкы уеннар” эстафетасы булды. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Ике команда да бик көчле иделәр. “Кышкы уеннар эстафетасы” дуслыкта көч дигән девиз астында тәмамланды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International