Бакчабызга авыл китапханәчесе Галимуллина Кәүсәря апабыз кунак булып килде.Ул үзе белән күп кенә язучыларның балалар өчен язылган яңа хикәяләрен, шигырьләрен алып килгән иде.Балаларны шулар белән таныштырып, берничә хикәя һәм шигырь укып китте, балаларга китапны яратырга,аны чиста,пөхтә итеп сакларга кирәклеген әйтте.