Февраль аенда А.С. Пушкинның үлүенә 180 ел тула.

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әлеге   дата уңаеннан, “Онегинны укыйбыз” дип исемләнгән зур масштаблы халыкара мәдәни акция башланып китте. Акцияны  А.С. Пушкинның Дәүләт музее белән берлектә, “Әдәбият елы” порталы оештыра. Шәтке авылы китапханәсендә дә шул уңайдан,  китап укучылар “Онегин”әсәреннән  өзекләр укыдылар. Акциянең барлык таләпләрен үтәп, чыгышлар видеога яздырылды. Иң яхшы дип табылган Алинә Галимуллина язмасы  порталга җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International