Класстан тыш чараларда...

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

12 нче январь - күренекле француз язучысы Шарль Перронын туган көне иде. Ул балаларга "Красная шапочка", "Кот в сапогах", "Золушка", "Мальчик-с-пальчик", "Спящая красавица" һәм башка шундый кызыклы әкиятләр аша таныш. Аның әкиятләрен укымаган яки телевизор экраннарыннан карамаган бала сирәктер.
Без дә башлангыч сыйныф укучылары белән Шарль Перроның туган көне уңаеннан класстан тыш чара үткәрдек. Балаларны язучының биографиясе белән таныштырдык, әкиятләреннән өзекләр карадык. Ахырдан әкият геройларын сурәтләп рәсемнәр ясадык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International