Тагын бер яшь чемпион!

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Теләче  №2 балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче 6 яшьлек Мусин А. 2017нче елның 7 гыйнвар көнендә Саба районы “Олимп”  яшьләр үзәгендә оештырылган, милли  көрәш ярышларында катнашты. Ул күпчелек көндәшләреннән өстен чыгып, “Мактау грамотасы”  һәм акчалата бүләккә ия булды.  Азат үзенең мактау кәгазъләрен балалар бакчасына да алып килгән иде. Үзе йөргән төркем малайларына ярышлар турында сөйләде, нинди “приемнар” ясаганнарын хәтта күрсәтеп тә үтте. Башка малайлар аны игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Афәрин,  Азат! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International