ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Балалар төрле уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Бәйрәмнән барлык балалар да күтәренке кәеф һәм бүләкләр белән таралыштылар.

Авыл яшьләре, урта буын хоккеистлары  һәм балаларның көр тавышлары кышкы авыл кичен яңратып  авылыбызга яшәү көче биреп тора. 

Үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында без инде кечкенәдән үк беләбез. Тормышта гына ул җылы сүзләрнең мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз.  Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора – кешеләр ул сүзләр аша бер –берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәнлекләрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар.Әйдәгез,бу көнне без дә бер –беребезгә “җылы сүзләр” генә әйтик.  Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарына җылы өләшик!

Күргәзмәгә әлеге темаларны яктырткан китаплар, брошюралар, журналлар куелды. Шулай ук күргәзмә китап укучыларны сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр белән дә таныштыра.


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Түгәрәк даталарын билгеләп үтүче күренекле шәхесләребезгә багышлап төзелгән китап күргәзмәләре белән танышу, беренчедән, туган көннәреннән хәбәрдар булсаң, икенчедән, китапларын кабат хәтердән барлап алу  өчен файдалы. 1-10 январь көннәрендә,  Айдар авыл китапханәсендә , бай мираслы әдәбиятка саллы өлеш кертү юнәлешендә зур көч куйган юбилей даталы язучыларыбызга багышлап китап күргәзмәләре төзелде, күзәтүләр үткәрелде:

-03.01.2017-“Гомер китабының битләре”- язучы, публицист Айдар Хәлимгә 75 яшь;

-03.01.2017-“Күңелләргә якты моң сибүче шигърият»-Шагыйрь һәм тәрҗемәче Зөлфәтнең тууына 70 ел;

-04.01.2017- “Гомерләрнең һәрбер көне матур, матур итеп кеше яшәсә...” –шагыйрь  Разил Вәлиевкә 70 яшь. Р.Вәлиев шигырьләренә язылган җырлар буенча төзелгән кроссворд тәкъдим ителде;

-06.01.2017-“Саф күңелләр җырчысы”- язучы, драматург һәм публицист Мирсәй Әмирнең тууына  110 ел;

-08.01.2017- «Бәхетле балачак илендә”- балалар язучысы Нәкыйп Каштановка 75 яшь;

Әлеге берләшмәгә йөрүче балалар шигырьләр, хикәяләр язалар, рәсемнәр ясыйлар. Китапханәдә балалар өчен “Яшь каләм” дип исемләнгән газета чыгарыла башлады. Газетаның беренче номерында  берләшмә члены  Зайнутдинова Алинәнең шигырь-хикәяләре тупланды.

Декабрь аенда 1-11 сыйныф укучылары өчен татар теленнән IX Xалыкара дистанцион олимпиада үткәрелгән иде. Безнең мәктәп укучылары анда бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләребез дә бар. Укучыларга алга таба да уңышлар телибез.

8 январь көнне Күкчә авыл китапханәсендә татар драматургы, балалар шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбановның 60 яшьлек юбилее уңаеннан   “Язучының яңа үрләре” -дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Үзенең эчкерсез, мавыктыргыч шигырьләре аша ул балаларга әйләнә - тирә дөньяны аңлаешлы итеп күрсәтергә өйрәтә. Укучылар язучының  тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.

Бәйрәм барышында төрле уеннар уйналды, конкурслар үткәрелде, лотерея уйнатылды. Бәйрәм җыр - бию белән бергә үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International