Китап күргәзмәләре -татар әдәбиятын пропагандалауның иң әһәмиятле чарасы булып тора.

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Түгәрәк даталарын билгеләп үтүче күренекле шәхесләребезгә багышлап төзелгән китап күргәзмәләре белән танышу, беренчедән, туган көннәреннән хәбәрдар булсаң, икенчедән, китапларын кабат хәтердән барлап алу  өчен файдалы. 1-10 январь көннәрендә,  Айдар авыл китапханәсендә , бай мираслы әдәбиятка саллы өлеш кертү юнәлешендә зур көч куйган юбилей даталы язучыларыбызга багышлап китап күргәзмәләре төзелде, күзәтүләр үткәрелде:

-03.01.2017-“Гомер китабының битләре”- язучы, публицист Айдар Хәлимгә 75 яшь;

-03.01.2017-“Күңелләргә якты моң сибүче шигърият»-Шагыйрь һәм тәрҗемәче Зөлфәтнең тууына 70 ел;

-04.01.2017- “Гомерләрнең һәрбер көне матур, матур итеп кеше яшәсә...” –шагыйрь  Разил Вәлиевкә 70 яшь. Р.Вәлиев шигырьләренә язылган җырлар буенча төзелгән кроссворд тәкъдим ителде;

-06.01.2017-“Саф күңелләр җырчысы”- язучы, драматург һәм публицист Мирсәй Әмирнең тууына  110 ел;

-08.01.2017- «Бәхетле балачак илендә”- балалар язучысы Нәкыйп Каштановка 75 яшь;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International