ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Күргәзмәгә балалрның үзләре ясаган кул эшләре куелды. Әлеге конкурста катнашучы һәр укучы үзенең нинди кул эше һәм  нинди материалдан  ясаганын аңлатып узды.

Әлеге күргәзмәгә фәнни ачылышлар турындагы  мәгълүматлар куелды. Күргәзмә белән бигрәктә яшь китап укучылар кызыксына. Алар «Математические чудеса и тайны», «Как ископаемые становятся полезными», «Книга сенсаций и невероятных фактов» исемле китпаларны зур кызыксыну белән карадылар.

Балалар төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар,шигырьләр сөйләделәр, җырларын башкардылар. Китапханәдә  “Ак мамыктай,  ап-ак кыш” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән балалар таныштылар. Бәйрәмнән һәр бала күчтәнәч һәм яхшы кәеф белән таралышты.

Китап укыган кеше, гомумән, бу дөньяны икенче яктан күрә, тормышның кадерен белергә өйрәнә. 4 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә ел буена иң күп китап укыган укучылар котлап һәм бүләкләп кителде. Тугры дус китап белән күрешү – үз бер бәйрәм бит ул.

Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Үзенең эчкерсез, мавыктыргыч шигырьләре аша ул балаларга әйләнә тирә дөньяны аңлаешлы итеп күрсәтергә өйрәтә.

3 январь көнне, Айдар авыл китапханәсендә язучының юбилеена багышлап  "Ул балачак иленнән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде, балалар аның тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.

 Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән уңышлы шигырьләре тупланган “Алмалы төн”, "Рафис Корбан шигырьләре", «Куда уходит ночь» исемле иң күләмле җыентыклары балаларга тәкъдим ителде, шигырьләре кычкырып укылды. 

Педагогик киңәшмәдә директор Сунгатуллин М.М “ Проблемалы- ориентлашкан укыту” темасына , укыту эшләре буенча директор урынбасары Фасхетдинов А.Х.” Укытучының профессиональ стандарты-мәгариф стратегиясен реализацияләү инструменты “ темасына чыгыш ясадылар. Шулай ук “ Учитель- мастер” грантына ия булган Хайретдинова Я .Р. үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.  Педагогик киңәшмәдә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекнең торышына һәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясалды.


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген кышкы каникуллар тәмамланып укуның беренче көне. Укучылар өчен 3 нче чирек башланды. Максабаш башлангыч мәктәбендә сәламәтлек айлыгы  башланып китте.  Укучыларны бу айда төрле спорт ярышлары, күңелле стартлар көтә. Уңышлар теләп калабыз сезгә кадерле укучылар. 

Кышкы озын яллардан соң мәктәпләрдә укулар башланды. Олы Мишә урта мәктәбе укучылары ял итеп, көч туплап укырга килделәр. Алар өчен җаваплы өченче чирек башланды. Алда бердәм дәүләт имтиханнары, контроль эшләр. Бу чиректә укучыларга һәм укытучыларга саулык- сәламәтлек, сабырлык һәм хәвеф-хәтәрсез эш көннәре телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International