ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2016 ел
җомга

30 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә 1 нче яртыеллыкка нәтиҗә ясалды, педагогик киңәшмә үтте.Шул ук көнне гомуми ата-аналар җыелышы да узды. Педсоветта мәктәп коллективы 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак, сыйныф җитәкчеләре үз эшчәнлекләренә анализ ясадылар. Җыелышта әти-әниләр 2 нче чирек нәтиҗәләре, олимпиада җиңүчеләре белән таныштылар. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек торышы турында әйтелде. Укучыларның иминлеге , кышкы каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше турында әти-әниләргә киңәшләр бирелде. Әти-әниләр үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

Чыннан да, үз продуктларыңны булдыру  китапханәгә  ихтыяҗ булуны  арттыра. Айдар авылы китапханәсендә дә "Китапханә сулышы" газетасының чираттагы Яңа ел бәйрәменә багышланган чыгарылышы дөнья күрде.

Яңа ел алдыннан бар җирдә төрле-төрле чыршы утлары яна,кешеләрдә бәйрәм рухы сизелә, алар бер-берсенә бүләкләр сатып алалар, чыршы бизиләр.Кышкы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрү һәм авылдашлар күңеленә шатлык өстәү максатыннан, мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче ,27 декабрь көнне ,кардан сыннар ясадылар.Яңа елда һәрберебез сәламәт һәм бәхетле яшәсен иде ,дигән теләктә калабыз!

Балалар бу бәйрәмне түземсезләнеп көттеләр. Бәйрәмгә кунакка, Кыш бабай  һәм  Кар кызы килде. Балалар рәхәтләнеп өйрәнгән шигырьләрен, җырларын, биюләрен башкардылар.Балалар , әти-әниләр, килгән кунаклар бәйрәм иртәсен бик ошаттылар, үзләренең рәхмәтләрен, җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм котлы булсын!!!

Бәйрәм балаларның матур шигырьләре, җырлары, биюләре  белән бик  матур  башланып китте. Әле күңелле тамаша алда булган икән. Серле сандыкка  күчтәнәчләр тутырып , Кыш бабай һәм Кар кызы килеп кергәч, бәйрәм тагын да җанланып китте.  Кыш бабай Лесной  балаларының  сәләтле булулары белән горурланды,  аларга карап сокланды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын парлы биюгә һәм чыршы тирәли җыр җырларга чакырды. Бәйрәмнән бар балалар да бик канәгать калды.

Укучылар гына түгел, килгән әти-әниләр дә зур дулкынлану хисе кичерделәр. Яңа елга багышланган “В поисках счастья” дип исемләнгән әкият барлык кунакларның да күңеленә хуш килде. Киләчәккә зур өметләр белән янучы балалар барында мондый әкиятләр еш булачак дигән фикердә калды әти-әниләр, укытучылар һәм килгән кунаклар.

Бүген бакчабызда Яңа ел бәйрәме булды. Балалар Кыш бабайга “Сер тотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр  Матур җырлар,шигырьләр,биюләр башкарган өчен Кыш бабай балаларга бүләкләр таратты. 2017 ел барлык кешеләргәдә   сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык кына китерсен!

2016 елның 29 декабрендә Иске Җөри хоккей тартмасында «Теләче»  спорт мәктәбе 2002 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында алкалы хоккей буенча яңа ел алды турнирын үткәрде. Барлыгы 9 команда, 90 укучы катнашты.

2016 елның 27 декабрь көнне “Родник” халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәгендә исәптә торучы балалар өчен администрация залында ООО “Трансгаз” һәм «Наз» фонды спонсорлары ярдәмендә чыршы бәйрәме үткәрелде. Балаларга бүләкләр дә өләштеләр. Алар әлеге бәйрәм чарасыннан бик шат күңелле булып кайтып киттеләр.

Аның иҗаты турындагы китапларга һәм әсәрләренә күзәтү ясалды. Чара ахырында “Ак чәчәкләр” дип исемләнгән фильм каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International