Кышкы каникуллар башлануга, 26 нчы - 28 нчы декабрь көннәрендә Теләче урта гомумбелем мәктәбендә балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды. 26 нчы декабрьдә башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре уздырылды. 27 нче һәм 28 нчы декабрь көннәрендә аерым 5-6 һәм 7-8 сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре, 9-11 сыйныф укучылары өчен Бал - маскарад шаулап үтте. Яңа ел бәйрәмнәре укучыларның барлык иҗат көчләрен куеп, зур тырышлык белән үткәрелде. Бәйрәм кичәләрендә балаларны директор Р.Р. Нәҗипов Яңа ел бәйрәме белән котлады белән саләмәтлек , уңышлар теләде. Уку елының беренче яртыеллыгын яхшы билгеләренә тәмамлаучылар бүләкләнде. Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтте!
Бәйрәм аю белән куянның кыш бабайга бүләк эзләве белән башланып китте. Аю белән куянга балалар нәрсә бүләк итәргә кирәклеген өйрәттеләр. Кыш бабайга иң әйбәт бүләк – ул балаларның ихластан шигырь сөйләүләре, җырлаулары һәм биюләре. Кыш бабайны балалар шатланып каршыладылар. Бакча балалары гына түгел, килгән кунак балалар да актив катнаштылар.Ахырдан түзмәде, Кыш бабай үзе дә кызы белән җилкенеп биеп алды.Күмәк биюгә балалар да катнашты.Бәйрәм һәркемгә ошады.
Бәйрәм тамашасында җыр, бию, юмор, күңелле уеннар бергә бәйләнеп халыкка бәйләм – бәйләм яхшы кәеф таратты.
Кыш бабай һәм Кар кызы белән беррәттән Районыбыз башлыгы Илдус Фатихович Зарипов та тамашага килгән райондашларны бәйрәм белән котлады, эшләрендә, тормышларында уңышлар теләде.
Уважаемые православные жители Тюлячинского района!
Поздравляю вас со светлым праздником Рождеством Христовым!
Седьмого января весь православный мир отмечает один из самых светлых духовных праздников - Рождество Христово.
Праздник Рождества приносит в сердца миллионов христиан огромную радость обретения надежды и любви к миру. Он рождает в человеке желание творить добро, помогать людям, поддерживать тех, кто нуждается в сочувствии и сострадании.
Религия учит добру, милосердию и человеколюбию. А значит, она помогает нашему миру становиться лучше, гуманнее, справедливее. Чем крепче вера в сердцах людей, тем духовно сильнее они становятся, тем больше сил отдают они созиданию, творчеству во благо процветания своей родины.
Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәм! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Якынлашып килүче Яңа 2017 ел Сезнең өчен, игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын, тормышыгызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен. Яңа ел сулышы Сезгә яшәү дәрте өстәсен,киләчәккә ышаныч, сөенечләр бүләк итсен!
29 нчы декабрь көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә, Яңа ел кичәсе, Балмаскарад бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр- биюләр белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килгәч, кичә тагы да җанланып китте. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурс, ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.
Шуңа күрә укучыларыбыз каникулда да тик ятмыйлар, сәламәтлекләрен ныгыталар.
Бу ярышта безнең мәктәптән дә укучылар катнашты.
Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Гыйлван улы Фатхуллин ата-аналар сорауларына җавап бирде, соныннан яшь көрәшчеләрне, килгэн кунакларны яңа ел белән котлады. Кыш бабай һәм кар кызы яшь спортчыларга буләкләр өләште.
30 декабрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә рус теле буенча консультация уздырылды. Алдагы имтиханнарга ничек әзерләнергә, вакытны ничек дөрес итеп бүләргә, нинди КТМ белән эшләргә? Әлеге һәм башка сорауларны дөрес итеп чишү юлларын балаларга рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.В.Зинатуллин аңлатты.