Барсыда 80 нче ел көйләренә биеп күңел ачтылар.Төрле кызыклы конкурслар, эстафеталар уйналды.Катнашучыларга Кыш бабайдан татлы бүләкләр таратылды.
Кыш бабай һәм Кар кызы авыл халкын, кайткан кунакларны ихластан котлады,изге теләкләр җиткерде. Бәйрәм дискотека белән тәмамлынды.
Әлеге бәйрәмне бигрәктә балалар зарыгып көтеп ала. 4 гыйнвар көнне Айдар авыл клубында китапханә белән берлектә «Яңа ел сюрпризлары» дип исемләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме узды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап рәхәтләнеп күңел ачты. Кыш бабай балаларга күчтәнәчләр таратты.
Ярышта 4 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Алан авыл яшьләре командасы, 2 урынны Югары Кибәхуҗа , 3 урынны Ямбулат, 4 урынны Алан урта мәктәбе укучылары командасы алды. Ярышның спонсоры –Алан авылыннан Фазылҗанов Илдар Фәрит улы.
Уен барышын һәркем күтәренке күңел белән күзәтте, кайнар чәй һәм тәмле пылаудан авыз итте.
Алар уйнаган Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт турында риваять” исемле мелодрамасы тамашачы тарафыннан көчле алкышларга күмелеп каршы алынды.
2017 елның 6 нчы гыйнварында Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә француз теле кичәсе үткәрелде. 10-11 нче сыйныф укучылары күренекле француз шәхесе Жанна Д’Аркка багышланган әңгәмәдә катнаштылар. Кичәнең төп максаты – укучыларга Франциянең тарихи шәхесләре турында тулырак мәгълүмат бирү, яшь буында патриотик рух тәрбияләү һәм аларның уй-фикерләвен үстерү. Жанна Д’Арк – Франциянең милли каһарманы, Йөз еллык сугышта француз гаскәрләренең берсе белән җитәкчелек итеп, туган иленнән инглиз гаскәрләрен куып чыгарырга ярдәм итә. 19 яшендә дошманнар кулына әсирлеккә эләгә һәм дини мөртәтлектә гаепләнеп, җәзалап үтерелә. 1920нче елда аның исеме “Изгеләр” исәбенә кертелә.
В период зимних каникул школа работала согласно составленного и утвержденного плана. Составлен график дежурства администрации и учителей в период каникул. Оформлен информационный стенд «Каникулы», в котором помещена вся информация о работе школы, спортивных секций, кружков, библиотеки, кабинета информатики. Также были проведены инструктажи по технике безопасности при проведении массовых мероприятий, правил дорожного движения, правил поведения у водоемов, правил пожарной безопасности. Согласно плану для учащихся начальных классов был проведен «Веселые старты» и конкурс рисунков «Новогодний калейдоскоп», а для учащихся 5-9 классов «Зимние забавы» -игры на свежем воздухе. Классные руководители 1-5 классов вместе с учениками участвовали в акции «Покормите птиц», а для старшеклассников организована лыжная прогулка. В течение каникул велась работа учителями предметниками по подготовке к ОГЭ и с одаренными детьми группы риска.