Франция тарихыннан. Жанна Д' Аркның туган көненә

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

2017 елның 6 нчы гыйнварында Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә француз теле кичәсе үткәрелде. 10-11 нче сыйныф укучылары күренекле француз шәхесе Жанна Д’Аркка багышланган әңгәмәдә катнаштылар. Кичәнең төп максаты – укучыларга Франциянең тарихи шәхесләре турында тулырак мәгълүмат бирү, яшь буында патриотик рух тәрбияләү һәм аларның уй-фикерләвен үстерү. Жанна Д’Арк – Франциянең милли каһарманы, Йөз еллык сугышта француз гаскәрләренең берсе белән җитәкчелек итеп, туган иленнән инглиз гаскәрләрен куып чыгарырга ярдәм итә. 19 яшендә дошманнар кулына әсирлеккә эләгә һәм дини мөртәтлектә гаепләнеп, җәзалап үтерелә. 1920нче елда аның исеме “Изгеләр” исәбенә кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International