ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

5 нче январь көнне «Арча” спорткомплексында Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында 2004-2005 нче елгы балалар  арасында футбол ярышлары узды.   Безнең командалар   2 нче урын   алды  һәм диплом, кубок белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Хакимов Р.Р.

Балалар әбинең өй эшләрендә эшләделәр, өй каршындагы карларны көрәделәр. Вәрәкия  эби укучыларга үзенең балачагы турында сөйләде. Мондый акцияләрне үткәрү буыннар бәйләнешен ныгыта, өлкәннәргә хәлләренә булган яхшылыкны, игътибарны тоярга ярдәм итә.  

Берсеннән берсе кызыклы уеннар, дәртле биюләр, күңелле җырлар, сәхнә костюмнары һәм әлбәттә инде елдагыча бәйрәм дискотекасы оештырылды.

Шул бәйрәмнәрнең  иң көтеп алынганы, әлбәттә, борынгы мәҗүсилектән, ата-бабаларыбыздан ук килгән күңел ачу бәйрәме “Нардуган”. Нардуган көннәрендә алар кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә йөреп өй хуҗаларын  Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котлап йөриләр. Субаш авылында Нардуган бәйрәме шаулап-гөрләп уза.  Һәр елны диярлек каникул көннәре “Нардуган” бәйрәменә туры килә. Быел да яшьләр төрле костюмнар киенеп уты булган өйләргә, туган-тумачаларына кереп  һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлап йөрделәр, теләкләр әйттеләр. 7, 8 гыйнвар көннәрендә авыл клубында Яңа ел чыршысы янында кич утыру оештырылды.  Кыш бабай белән Кар кызы нардуганчылар белән чыршы тирәсендә төрледән төрле Яңа ел җырлары җырлап әйләнделәр, төрле кызыклы уеннар оештырылды.

Кошлар өчен җимлекләр уңайлы булырга тиеш.Рәхим итеп ашагыз кошкайлар!

5 январь конне Ямбулат авыл клубында балалар елкасы уздырдылар. Алар кыш бабайга шигырь сөйләделәр,җырлап-биеп күрсәттеләр. Кыш бабайдан күчтәнәч алдылар.

 9нчы гыйнвардан 22нче апрельгә кадәр республикада "Йолдызлык-2017" яшьләр телевизион эстрада фестивале узачак. Безнең мәктәп укучылары төрле номинацияләрдә катнашачак.

Балаларда китап, газета-журналлар уку теләкләрен арттыру максатыннан, 2 нче январь көнне Айдәр башлангыч мәктәбендэ авыл китапханәчесе белән очрашу үткәрелде. Алсу апалары балаларга китапка мәхәббәт, сак караш турында сөйләде. Укучылар китапханәдән каникул вакытында укырга кызыклы китаплар алдылар.

Балалар төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар,шигырьләр сөйләделәр, җырларын башкардылар. Китапханәдә  “Ак мамыктай,  ап-ак кыш” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән балалар таныштылар. Бәйрәмнән һәр бала күчтәнәч һәм яхшы кәеф белән таралышты.

Баландыш авылында мәдәният тормышы азга гына да туктап тормый.  2017 нче елның 2 январе көнне Баландыш авылы мәдәният йортында “Авылым хикмәтләре” дип исемләнгән башваткыч уены уйналды. Башваткычны авылдашыбыз Гөлнар Мухаметшина төзеде һәм уенны да үзе алып барды. Уенчыларыбыз Нурулла абый Зәйнуллин, Суфия апа Хасаншина һәм Гүзәлия апа Гимадиевалар барлык сорауларга да җавапларны тиз таптылар. Тамашачыларга уенда катнашучыларыбыз Нурулла абый җыр, Гүзәлия апа бию, ә Суфия апа узе язган шигырләрен буләк иттеләр. “Башваткыч” уены музыкаль паузалар  белән  аралаштырылып,  җыр – бию, уен –көлкеләр белән үрелеп барылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International