Балаларда китап, газета-журналлар уку теләкләрен арттыру максатыннан, 2 нче январь көнне Айдәр башлангыч мәктәбендэ авыл китапханәчесе белән очрашу үткәрелде. Алсу апалары балаларга китапка мәхәббәт, сак караш турында сөйләде. Укучылар китапханәдән каникул вакытында укырга кызыклы китаплар алдылар.