Алдагы елларда хоккей уйнаган студент егетләр, бүгенге көндә хоккей белән "җенләнүче" малайлар, инде хоккей уйнаудан туктаган ветеран уенчылар өчен бу чын бәйрәм кебек булды. Ярыш бик җанлы барды, беркемнең дә бирешәсе килмәде. Ә нәтиҗәләргә килгәндә, 1 урында студентлар, 2 чне урында - мәктәп укучылары, 3нче урында - ветераннар. Уеннан һәркем канәгать калды.
Ул кышкы чорда укучыларның юллардагы куркынычсызлыгын тәэмин итүне күздә тота. Әлеге максаттан чыгып башлынгыч сыйныф укучылары белән әлеге чара оештырылды да инде. Башта укучыларга яктылык кайтаргыч элементларның әһәмияте турында сөйләнелде, аңлатылды.Аннары барлык укучыларның да киемнәрендә әлеге элементларның булу-булмавы тикшерелде. Соңыннан укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре, юллар тирәсендә үз-үзеңне тоту буенча уеннар уйналды.
Алар хоккей коробкасына тренировкаларга йөриләр. Мәктәбебезнең укучы малайлары гына түгел, хәтта кызлары да конькида шуарга ярата. Кечерәк балаларны бозга әти-әниләре алып килә. Кичен хоккей ярышлары уза.
Бәйгедә барлык әти-әниләр дә актив катнашты. Кулдан эшләнгән һәрбер чыршы матур зәвык белән эшләнгән һәм күз явын алырдай төрле төстәге уенчыклар белән бизәлгән иде. Бакча коллективы эшләргә бәя биргәндә, аерым гына беренче урынны билгели дә алмады. Шуңа күрә бу бәйгедә дуслык җиңде. Әти-әниләргә барысына да эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете, балаларының игелекле, акыллы, тәрбияле булуларын теләп калабыз һәм чын күңелебездән киләсе Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз!
Балалар бу бәйрәмне түземсезләнеп көттеләр. Бәйрәмгә кунакка, Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Балалар рәхәтләнеп өйрәнгән шигырьләрен, җырларын, биюләрен башкардылар.Балалар , әти-әниләр, килгән кунаклар бәйрәм иртәсен бик ошаттылар, үзләренең рәхмәтләрен, җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм котлы булсын!!!
Әлеге ярышта безнең Сауш төп мәктәбе малайларның 2006-2007 елгы командасы көч сынашып кайттылар һәм лаеклы өченче урынны яуладылар. Котлыйбыз аларны!
Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Хуш киләсең, Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар чыршы тирәли җырлап әйләнделәр, шигырьләр сөйләделәр, Шүрәле, Убырлы белән очраштылар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп биеделәр, җырладылар, уйнадылар. Балаларга бик күңелле булды.
8 январьдә Алан хоккей мәйданчыгында 4 команда катнашуында хоккей турниры уздырылды. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга “Аюлар” эшче-яшьләр командасы, икенче урынга Югары Кибәхуҗа яшьләре командасы, өченче урынга Ямбулат авыл яшьләре командасы чыкты. Җиңүчеләргә турнирның төп спонсоры Фазылҗанов И.Ф. акчалата бүләк өләште.
Спортсменнарны җиңүләре белән котлыйбыз, аларга алдагы ярышларда зур уңышлар телибез.
Балалар әлеге бәйрәмне аеруча да көтеп ала. Бу арада барлык балалар бакчаларында да бәйрәм чаралары булып узды. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының барлык төркемнәрендә дә бәйрәм иртәләре гөрләде. Балалар бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Бәйрәмгә килгән әкият геройлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре ул – Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алу. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга кушылып чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше булып Кыш бабайның заманча аппаратыннан бүләк алу балаларга да ,тамашачыларга да бик тә ошады.Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән!