Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Хуш киләсең, Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар чыршы тирәли җырлап әйләнделәр, шигырьләр сөйләделәр, Шүрәле, Убырлы белән очраштылар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп биеделәр, җырладылар, уйнадылар. Балаларга бик күңелле булды.