Бакчабызда " Исәнме, Яңа ел!" дигән балаларның бәйрәм иртәсе булып узды.Бәйрәмгә балалар шигырләр,җырлар, әкиятләр,биюләр өйрәнделәр. Бәйрәмнең төп кунагы, билгеле, Кыш бабай. Кыш бабай балаларга һәм килгән кунакларга алып килгән күчтәнәчләрен өләште. Балаларның шигырьләрен тыңлады, үзе дә алар белән биеде, җырлады. Бәйрәмгә урман җәнлекләре дә килгән иде. Бәйрәм бик күңелле булды. Барлык балаларны, әти-әниләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Саулык,тынычлык,балаларын исән-сау үстерүләрен теләп калабыз.